Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ришвәттә гаепләнүче Пакстан премьер өстәмә рәвештә тикшерелә


Пакстан премьер-министр Раджа Пәрвәз Әшраф
Пакстан премьер-министр Раджа Пәрвәз Әшраф
Пакстан югары мәхкәмәсе коррупциягә каршы көрәш идарәсенә премьер-министр Раджа Пәрвәз Әшрафка карата белдерелгән коррупция гаепләүләрен алты көн эчендә өстәмә рәвештә тикшерергә кушты.

Кичә идарә җитәкчесе Фасих Бохари Әшрәфне тикшерү эшендә бушлыклар бар, дип аны кулга алудан баш тартты.

Бүген шулай ук Әшраф эшен тикшерүдә катнашкан бер полиция хезмәткәре Камран Файсалның һәлак булуы хәбәр ителде. Камран Исламабадта үзе яшәгән кунакханәдә асылынган хәлдә табылган.

Әшрафка гаепләүләр сишәмбе көнне белдерелде. Ул 2008-2011 елларда су тәэминаты һәм электр энергиясе министры булган чорда энергия проектларын раслау өчен ришвәт алуда гаепләнә. Әшраф үзенә белдерелгән гаепләрне танудан баш тарта.
XS
SM
MD
LG