Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда полиция тарафыннан кылынган җинаятьләр ике тапкырга арткан


2012 елны Татарстанда полиция хезмәткәрләренә карата 117 җинаять эше ачылган. 2011 ел белән чагыштырганда җинаятьләр ике тапкырга арткан.

Узган елны Татарстан тикшерү комитеты полиция хезмәткәрләреннән зарланган 2,5 мең хәбәр алган. Иң күп шикаятьләр Чаллыдан һәм Казанның Идел буе районыннан булган.
Шулай ук 2012 елны тоткыннардан төрмә хезмәткәрләреннән зарланып 262 гариза килгән. Ләкин тикшерү комитеты башлыгы Павел Николаев белдерүенчә, аларның берсе дә расланмаган.
XS
SM
MD
LG