Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәктәп балаларына укырга киңәш ителгән 100 китап арасында Тукай һәм Җәлил бар


Русия мәгариф һәм фән министрлыгы балаларга укырга киңәш ителгән 100 китаптан торган исемлек мәктәпләргә җибәрелде, дип хәбәр итте.

Мәктәп укучыларына үзләренә өйдә укырга киңәш ителгән китаплар арасында Габдулла Тукайның "Шүрәле" поэмасы һәм Муса Җәлилнең "Моабит дәфтәре" бар. Шулай ук исемлеккә Урал-Батыр, Алпамыш, Манас кебек риваятьләр кергән.

Исемлек министрлыкта Русия төбәкләре вәкилләре, мәдәният һәм төбәкләр үсеше министрлыклары, Фәннәр академиясе һәм Мәгариф академиясе, шулай ук җәмәгатьчелек оешмалары ярдәмендә әзерләнде.

100 китап тәкъдим ителгән 5000 китаптан сайлап алынды. Китапларны сайлап алу төркеменә Русиянең Фән һәм мәгариф академияләре, төбәкләр үсеше һәм мәдәният министрлыклары, журналистлар, дин әһелләре, укытучылар керде. Интернетта тавыш бирүләр, күп санлы фәнни-гамәли очрашулар оештырылды.
XS
SM
MD
LG