Accessibility links

Кайнар хәбәр

Human Rights Watch: Русиядә кеше хокуклары торышы начарайды


Дөньяда кеше хокуклары торышын күзәтүче Human Rights Watch оешмасы бүген игълан иткән еллык хисабында Владимир Путин кабат Русия президенты булганнан бирле илдә ватандашлар хокукларын яклаучы активистларга каршы моңарчы булмаган кампания күзәтелүен белдерде.

Оешманың Русиядәге вәкиллеге җитәкчесе Анна Севортьян Азатлык радиосына 2012 елның соңгы берничә ел эчендә иң авыры булганын белдерде, моның сәбәпләренең берсе итеп яңа кабул ителгән, хокукларны вә иреклекләрне чикләгән кануннарны атады.

Якын Көнчыгыш турында сөйләп, хокук яклаучылар "Гарәб язы" нәтиҗәсендә хакимияткә килгән көчләр үз илләренең киләчәген үзләре хәл итәргә тиеш, ди.

Яңа хисапта 90лап илдә кеше хокуклары торышы турында мәгълүмат бар.
XS
SM
MD
LG