Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ: хокук саклау өлкәсендә хезмәттәшлекне туктату Русиягә зыянга


АКШ Русия белән хокук саклау һәм наркотикларга каршы көрәштә хезмәттәшлекнең туктатылуы кызганыч, диде.

Дәүләт департаменты вәкиле Виктория Нуланд сүзләренә караганда, моннан беренче чиратта Русия зыян күрәчәк.

2002 елның 25 сентябрендә имзаланган әлеге килешү нигезендә АКШ канунсыз наркотик әйләнеше, канунсыз сәүдә һәм кешеләр белән сәүдә итү, террорга, коррупциягә һәм мәгълүмат технологияләре өлкәсендәге җинаятьләргә каршы көрәшкә акчалата ярдәм итеп торган. Килешүне өзү нияте белән Русиянең тышкы эшләр министрлыгы чыкты.
XS
SM
MD
LG