Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бүген Алехинаның шикаяте карала башлый


Пермьның Березников шәһәре мәхкәмәсе Pussy Riot панк-төркеме катнашучысы, ирегеннән мәхрүм ителгән Мария Алехинаның шикаятен карауны башлый.

Алехинаның иртә белән соң торуы, башка тоткынга хат бирергә тырышуы һәм тәртипне билгеләүче комиссиядә үз-үзенә каршы аңлатмалар бирүдән баш тартуы өчен тәртип бозуда гаепләүләр белдерелгән иде. Алехина колония җитәкчелегенең аны тәртип бозуда гаепләүләрен кануни түгел дип тануны таләп итә. Әгәр аннан гаепләр төшерелмәсә, Алехина колониядән вакытыннан алдарак чыгугы өмет итә алмаячак.
XS
SM
MD
LG