Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каһирәдә ислам хезмәттәшлеге оешмасы саммиты ачыла


Чәршәмбе көнне Мисыр башкаласы Каһирәдә ислам хезмәттәшлеге оешмасының ике көнлек саммиты ачыла. Анда оешмага кергән 57 илнең 26сы катнашачак.
Очрашуда төп мәсьәлә булып Сүриядәге хәлләр каралачак. Димәшк үзе бу оешмадан 2012 елның августында чыгарылды.

Самитта тарафларның Сүриядәге низаг мәсьәләсендә бер уртак фикергә килүе авыр булачак. Кайбер массакүләм мәгълүмат чаралары язуынча, саммитның йомгаклау документында Димәшккә карата тәнкыйди фикерләр белдерелгән. Иранның моның белән килешүе икеле, ди белгечләр.
XS
SM
MD
LG