Accessibility links

Кайнар хәбәр

Туниста хөкүмәт таратылды


Туниста чәршәмбе кичен премьер-министр Хамади Җабали илдә тәртип урнаштыру һәм оппозицияне тынычландыруга өмет итеп хөкүмәтне таратты. Премьер якын арада яңа хөкүмәт булдырырга вәгъдә итә.

Чәршәмбе оппозиция җитәкчеләренең берсе Шохри Белаидның үтерелүе сәбәпле Тунисның берничә шәһәрендә меңнәрчә кеше катнашында каршылык чаралары узды. Белаид 16 ай элек хөкүмәтне төзегән “Ан-Нахда” урта-исламчыл фиркане даими тәнкыйтьләп килгән иде.

Каршылык чараларында бер полиция хезмәткәре һәлак булды.

“Ан-Нахда” башлыгы Рәшит Ганнуши фирканең Белаидны үтерүгә бернинди катнашлыгы булмавын әйтә.
XS
SM
MD
LG