Accessibility links

Алехинаның шикаяте өлешчә канәгатьләндерелгән


Пермь краеның Березники шәһәре мәхкәмәсе Pussy Riot төркеме катнашучысы Мария Алехинага колония җитәкчелеге тарафыннан тәртип бозу турында чыгарылган дүрт карарның икесен нигезсез дип тапты.

Алехинаның адвокаты Оксана Дарова белдерүенчә, шулай итеп аның шикаяте өлешчә канәгатьләндерелгән. Алехина фикеренчә, колония җитәкчелеге аңа көн тәртибен бозу, ягъни соңрак йокыдан тору, шулай ук төзекләндерү учреждение җитәкчесе белән сүзгә килү һәм Европа мәхкәмәсенә җибәрү өчен адвокатка хат тапшырырга тырышуда гаеп табуын дөрес иүгел дип саный.

Алехинаның тәртип бозу турындагы гаепләре аңа колониядән вакытыннан алдарак чыгуын катлауландырырга мөмкин.

Кичә Pussy Riot төркеме вәкилләре Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә шикаять юллады. Надежда Толоконникова, Мария Алехина һәм Екатерина Самуцевич Русия хөкүмәтен аларның сүз иреген кысуда, гадел мәхкәмәгә һәм лаеклы мөгаләмәгә хокукларын бозуда гаепле дип тануны сорый.

Кызлар Коткаручы Гайсә чиркәвендә Владимир Путинга каршы панк-гыйбадәт кылуда гаепләнеп, ике елга ирекләреннән мәхрүм ителде. Соңрак Мәскәүдәге мәхкәмә Самуцевич җәзасын шартлыга алыштырды.
XS
SM
MD
LG