Дүшәмбе көнне Казан вакыты белән иртәнге 10да Воркутада күмер базында шартлауда кимендә 18 кеше һәлак булды. Бу хакта республикадагы эчке эшләр министрлыгы идарәсе матбугат хезмәте белдерә.
Шул ук вакытта Комидагы гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлеге 16 күмерче үлде, ди хәбәр итә. Шартлау булган урында 23 күмерче эшләгән. Барлыгы ул сәгатьләрдә күмер базында 259 кеше булган.
Воркутага Русиянең гадәттән тыш хәлләр министры Владимир Пучков, коткаручылар, табиблар һәм психологлар китте. Каты яраланганнарны Мәскәүгә китерү өчен очкычта шартлар тудырылган, дип хәбәр ителә.
Китәр алдыннан Пучков "һәлак булганнарның гаиләләренә икешәр миллион сум бүленәчәк", дип белдерде.
Һәлакәт 800 метр тирәнлектә газ шартлавы аркасында булган, дип фаразлана. 2011 елда "Воркута" шахтасы өлкәнең иң яхшы эш шартлары тудырылган күмер базы арасындагы бәйгедә җиңеп чыккан иде.
Гыйнвар аенда гына Русия шахталарында тугыз кеше һәлак булды. 2007 елда Кузбасста "Ульяновская" шахтасында шартлауда 110 кеше үлгән иде.