Accessibility links

Кайнар хәбәр

Матвиенко: илдә бер генә президент була


"Без гаҗәеп бер ил, бездә дөньяда булмаган әйбер күп. Ләкин президентлар күп булган бер илне дә белмим. Илдә чын президент бер генә булырга тиеш", диде Федерация шурасы рәисе Валентина Матвиенко Казанда Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары белән очрашуда.

Матвиенко әйтүенә караганда, төбәк башлыгының кем дип аталуы мөһим түгел, аның нәтиҗәле эшләве, халык тарафыннан хөрмәт ителүе һәм яклануы мөһим.

Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев "субъектларда дәүләт органнары нинди булырга тиешлеген хәл итү – субъектларның бары тик үз хокуклары. Аны республиканың Дәүләт Советы карарыннан башка беркем дә үзгәртә алмый", дип белдергән иде.

Бөтендөнья татар яшьләре җыены да Татарстанда һәм Русия төбәкләрендә президент институтын саклауны яклап чыкты. Яшьләр резолюциядәге юллар белән генә чикләнмичә, тиешле федерал дәүләт органнарына мөрәҗәгать язылачагын белдерде.
XS
SM
MD
LG