Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда сукбайларга хокукый-социаль ярдәм проекты башлана


Казан сукбае Сергей Косоруков
Казан сукбае Сергей Косоруков
Казанның "Милосердие" исемле социаль адаптация үзәге каршындагы "Феникс" социаль бюросы сукбайларга хокукый һәм социаль ярдәм күрсәтү проектын башлый.

"Татарстан хөкүмәтеннән безгә 100 мең сум акча бүленде, проект биш ай дәвам итәчәк", дип сөйләде Азатлыкка үзәк башлыгы Александр Камаев.

Камаев сүзләренә караганда, Казанда елына аларга яшәү һәм эш урыннары булмаган 300ләп кеше мөрәҗәгать итә. Кая барырга белмәгәннәрнең саны тагын да югарырак булырга мөмкин, ди Камаев.

Мохтаҗларга проблемаларын чишер өчен кая бару, кемгә мөрәҗәгать итү кирәклеге, Конституциядә каралган хокукларын аңлатачаклар. Моннан тыш проект тәмамланганда кирәкле мәгълүматне туплап белешмәләр әзерләнәчәк. Әлеге басмаларда сукбайларга дәвалану, белем алу, эшкә урнашу, югалган документларны яңадан ясату, ватандашлыкка мөрәҗәгать итү кебек мәгълүматлар булачак, диде Камаев.

Белешмәләр социаль-хокукый ярдәм сорап килгән һәр кешегә биреләчәк.
XS
SM
MD
LG