Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөхәммәтгали Хуҗин Пермьдә “кече-Таҗикстан” мәхәлләсен булдыруга каршы


Пермь мөфтие Мөхәммәтгали Хуҗин төбәктә таҗиклар мәхәлләсен булдыру турындагы фикерләргә карата үз мөнәсәбәтен белдерде. Аның сүзләренчә, Русия кебек күпмилләтле дәүләттә яшәп мондый мәхәлләләр булдыру бернинди кысаларга да сыймый. Ул таҗиклардан соң башка милләт вәкилләре дә үз мәхәлләләрен булдыру теләге белән чыгарга мөмкинлекләрен әйтте.

Мөфти сүзләренчә, эшче мигрантлар өй асларында, вагоннарда яшәргә тиеш түгел, ә аларны бу ил кануннарына җайлаштыру өчен махсус үзәкләр төзелергә тиеш. “Алар анда медицина тикшерүен уза һәм бераз телне өйрәнә алачак”, ди ул.

Күптән түгел таҗик диаспорасы Пермь районында “кече-Таҗикстан” мәхәлләсен булдыру теләген белдергән иде.
XS
SM
MD
LG