Accessibility links

Эквадорда президент сайлауда Корреа җиңде


Эквадорда президент сайлауда өченче тапкыр хәзерге ил башлышы Рафаэль Корреа җиңде. Ул 56% күбрәк тавыш казанды.

Аның төп көндәше – элекке банкир Һильермо Лассо 23%тан күбрәк тавыш җыйды.
Социалист Корреа илгә сәяси һәм социаль тотрыклык китерер дип көтелгән “ватандашлар инкыйлабы” концепциясе ярдәмендә популярлык алды, чөнки Эквадорда дистәләрчә еллар протест чаралары һәм дәүләт түнтәрелеше булып торды.

Оппозиция Корреаны илдә үзенең диктатурасын урнаштырырга тырышуда гаепли.

XS
SM
MD
LG