Accessibility links

Женевада БМО кеше хокуклары шурасының 22 сессиясе ачылды


Бу киңәшмә 22 мартка кадәр дәвам итәчәк. Анда 47 ил вәкиле катнаша. Сессиядә тоткарланганнарны җәзалау, канунсыз тоткарлау, дин тоту иреге, кешеләрне сату мәсьәләләре тикшерелә.

Сессиянең беренче көнендә БМО кеше хокуклары идарәсе башлыгы Нави Пиллей чыгыш ясый. Сүрия, Төньяк Корея, Мьянма, Иранда кеше хокуклары торышын тикшергән белгечләр хисап тота.

Киңәшмәдә дөньяда балаларга карата һәм фәләстин җирләрендә израилләр яшәгән җирләрдә көч куллану проблемнары да карала.
XS
SM
MD
LG