Accessibility links

шимбә, 21 октябрь 2017, Казан вакыты 00:48
Джон Керри, АКШ дәүләт секретаре буларак, беренче чит ил сәфәре – Европага килде. Ул Германия канцлеры Ангела Меркель, тышкы эшләр министры Гидо Вестервелле белән очрашты.

Керри әлеге сәфәре вакытында Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән дә очраша.

Керри һәм Лавров Сүрия вәзгыяте турында сөйләшәчәк. Аерым алганда, Бәшәр Әсад хакимияте һәм кораллы оппозиция арасында сөйләшүләр оештыру мәсьәләсе тикшереләчәк.

Кайбер чыганаклар Мәскәү Бәшәр Әсад режимына акча һәм корал белән ярдәм итә дип белдерә. Бу мәсьәлә дә каралыр дип көтелә.

XS
SM
MD
LG