Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытайда активистлар демократик үзгәрешләргә чакырды


Кытайда бер төркем күренекле галимнәр, журналистлар һәм активистлар ил хакимиятен сәяси реформалар үткәрергә чакырды. Йөзгә якын кеше имзалаган ачык хат Кытайдагы берничә сайтка һәм блогка урнаштырылган.

Хатны имзалаучылар Кытай җитәкчелеген халыкара гражданлык һәм сәяси хокуклар пактын ратификацияләргә чакырды. Кытай бу документны 1998 елда имзалады, әмма ил парламенты әлегә кадәр ратификацияләмәде.

Бу соңгы өч ай эчендә демократик үзгәрешләр тәкъдиме белән икенче мөрәҗәгать булды.

Берничә көннән Пекинда парламентның еллык сессиясе үтәчәк, анда Кытай коммунистлар фиркасе лидеры Си Цзиньпин ил президенты итеп игълан ителәчәк.
XS
SM
MD
LG