Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан һава аланы Европа ассоциациясенә керде


Татарстан һәм Чехия һава юллары очкычлары Казан һава аланында
Татарстан һәм Чехия һава юллары очкычлары Казан һава аланында
Халыкара Казан һава аланы Европа һава аланнарының ACI ассоциациясе әгъзасы булды. Әлеге берләшмәдә әгъза булу - елына 5 млн юлчыны каршы алып озаткан Европа дәрәҗәсендә хезмәт күрсәткән һава аланы булу бурычын куя. Әгъзалык 45 илнең 450ләп һава аланы белән элемтәдә тору һәм тәҗрибә уртаклашу, техник җиһазландыруны камилләштерү һәм бәйгеләрдә катнашу мөмкинлеген бирә.

ACI Europe дөньякүләм ACI Global ассоциациясенең Европа бүлекчәсе. Глобаль берләшмәгә 170 илдәге 1500ләп һава аланы керә.
XS
SM
MD
LG