Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коммунистлар Сталин каберенә чәчәкләр салды


Татарстанның Арча районында Сталинга һәйкәл
Татарстанның Арча районында Сталинга һәйкәл
Бүген ил белән 1924-1953 елларда идарә иткән Совет диктаторы Иосиф Сталин үлеменә 60 ел.

Коммунистлар фиркасе вәкилләре аның Кызыл мәйдандагы каберенә чәчәкләр салды. Фирка башлыгы Геннадий Зюганов сүзләренә караганда, Сталин кабере янына башка халык-патриотик көчләр вәкилләре дә җыелган.

"Яблоко" җитәкчесе Григорий Явлинский дәүләт дәрәҗәсендә сталинизмны җинаять дип игълан итәргә чакырды.

"Мемориал" халыкара җәмгыять идарәсе рәисе Арсений Рогинский Мәскәүдә узган матбугат очрашуында Сталин атарга кушкан кешеләрнең исемнәре белән яңа дискны тәкъдим итте. Аңа 43 мең 634 кеше кергән.
XS
SM
MD
LG