Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә Сүриядән качаклар саны 300 меңгә җитте


Һатай вилаятендәге качаклар лагере
Һатай вилаятендәге качаклар лагере
Төркиянең гадәттән тыш хәлләр һәм табигать казалары идарәсе башлыгы Фоад Октай, Төркиядәге качаклар лагерьларына 185 мең кеше урнаштырылды, тагын 100 меңләп кеше лагерьлардан читтә яши, барлыгы качаклар саны 300 меңгә якынлаша, дип белдерде.

Төркия рәсмие сүзләренә караганда, качаклар лагерьларында яшәүчеләр торак һәм аш-су белән тәэмин ителгән, моннан тыш балаларга белем алу мөмкинлекләре дә тудырылган. Бүгенге көндә башлангыч һәм урта мәктәп яшендәге балалар белем ала ала.

Лагерьларда яшәмәгән, әмма качак буларак теркәлгән Сүрия ватандашлары шулай ук ярдәм алачак, диде Октай.
XS
SM
MD
LG