Accessibility links

АКШ: Русия, Кытай, Иран интернет контроле өчен миллиардлаган акча тота


АКШ Дәүләт департаментының инновацияләрдәге өлкән киңәшчесе Алек Росс, Русия, Кытай, Иран һәм тагын берничә ил интернетны контрольдә тоту өчен күп тырышлык күрә. Белгеч сүзләренә караганда, бу илләр махсус технологияләргә миллиардлаган доллар акча тота.

Иранда бу тырышлык 2009 елдагы президент сайлавыннан соң халык күтәрелеше башлангач тагын да көчәйде. Иран оппозициясе сайлау нәтиҗәләрен ялган, дип игълан итте.

Вашингтон интернет иреген чикләү тырышлыкларына ризасызлык белдерә, диде Алек Росс.

Узган ел АКШ глобаль телекоммуникацияләр турындагы халыкара килешүне имзалаудан баш тартты. Шуны искә төшереп, АКШ белгече, Вашингтон хөкүмәтләргә интернет иреген чикләү мөмкинлеген биргән бу документны имзаламады, диде.
XS
SM
MD
LG