Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда гүзәл затларны котлыйлар


Дилә Булгакова
Дилә Булгакова

Башкортстан бу көннәрдә бәйрәм рухында яши. 8 март хатын-кызлар көне уңаеннан өч көн рәттән ял да бирелүе күп гаиләләргә туган-тумачалар белән күрешү, бәйрәм табыннары артында очрашу мөмкинлеген дә бирә. Уфада хатын-кызларны хөрмәтләгән бихисап чаралар уза.

8 март бәйрәме элекке идеологик эчтәлеген югалтты. Әмма аның гүзәл затларны зурлау, хөрмәтләү йоласы торып калды. Өстәмә ял көне дә кушылгач, билгеле инде, бу бәйрәмгә һәммә кеше шат кына.

Бәйрәм алдыннан гына Башкортстан статистика идарәсе республика хатын-кызларына бәйле кайбер мәгълүматларны бәян итте. Шулардан берничәсе: әлеге көндә Башкортстанда 2 миллион 200 мең чамасы хатын-кыз исәпләнә. Бу бар халыкның 53 проценты дигән сүз. Хатын-кызларның уртача гомер озынлыгы 75 яшь икән. Ир-атларның уртача гомер озынлыгыннан 12 елга күбрәк килеп чыга бу сан. Барлык хатын-кызларның 57 проценты икътисадта мәшгуль. Гүзәл затлар нигездә медицина, мәгариф, социаль хезмәтләр күрсәтү, сәүдә өлкәләрендә хезмәт итә. Галимә хатын-кызларның күпчелеге үз диссертацияләрен һуманитар юнәлештәге фәннәр буенча яклаган.

Бәйрәм уңаеннан хатын-кызлар өчен байтак мәдәни чаралар, тантаналы очрашулар оештырыла. Башкорт дәүләт филармониясе һәм башка мәдәният сарайлары нәкъ менә 8 март көненә багышлап махсус програмнар әзерләгән. Шулай ук һәр эш урынында бу атна башыннан ук гүзәл затларны котлау, аларга бүләкләр тапшыру булды.

Башкортстанның кайнар нокталарда хезмәт иткән ветераннар оешмасы да бу көннәрдә байтак чаралар оештыра. Алар уллары Әфганстанда һәм Чечнядә һәлак булган аналарны кунакка чакырып концерт күрсәтә, бүләкләр өләшә һәм мул сыйлы табыннар кора. Республика җитәкчеләре дә хатын-кызларга котлауларын җиткерде.

Фәния Чанышева
Фәния Чанышева
Әйе, 8 март бәйрәме дөньяның күп илләрендә билгеләнмәсә дә, Русиядә үзенең әһәмиятен югалтмый ул. Аеруча өлкән буын вәкилләре өчен бер куаныч, күңелле вакыйга ул. Уфада яшәүче танылган татар шагыйрәсе, 87 яшенә җитеп килүче Фәния Чанышева әйтүенчә, 8 март көнен ул үзе дә, ике кызы да көтеп ала.

“Бу бәйрәмдә без күбрәк игътибар һәм җылы сүзләр мохитендә яшәп алабыз. Кемгә инде матур чәчкәләр, бүләкләр аласы килми, - ди Фәния Чанышева. – Шулай да игътибар һәм ихтирам 8 мартта гына түгел, ә башка вакытларда да күбрәк булуын теләр идек. Кайвакытта аз гына җылы сүзгә дә, балаларның телефоннан шалтыратып хәл белүенә дә бәхетле булабыз. Безгә әлләни күп тә кирәкми”, - ди Фәния Чанышева.

Уфадагы тагын бер күренекле шагыйрә һәм язучы Дилә Булгакова да 8 март көнен элекке еллардагыча көтеп алуын әйтә. Хатын-кызларның тормыш шартлары яхшыруын, аларның хезмәт хаклары күтәрелүен дә тели Дилә ханым.

“Кайсыбердә гүзәл затлар хәтта ир-ат иңе дә күтәрә алмаслык авыр эшләргә җигелә. Тормыш көтәргә, балаларны күтәрергә кирәк, нишлисең. Ярый да гаиләдә ирең ярдәмчел булса. Алайса аларның да төрлесе бар, кемдер эчкелеккә салыша, хәтта хатынына кул да күтәрә, тавыш-гауга куптара, балаларның күңеленә яра сала. Ничек кенә булса да, мин киләчәктә дә 8 март бәйрәме дәвам итүен теләр идем”, - ди Дилә Булгакова.
XS
SM
MD
LG