Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кашмирда сугышчылар һөҗүмендә хөкүмәт яклы 5 хәрби һәлак булды


Һиндстан карамагындагы Кашмир башкаласы Сринагарда сугышчыларның хәрбиләштерелгән бүлеккә һөҗүме нәтиҗәсендә биш солдат һәм ике сугышчы һәлак булды.

Полиция белдерүенчә, тагын унлап кеше яраланган. Яраланганнар арасында тыныч халык вәкилләре дә, хөкүмәт яклы кораллы төркем әгъзалары да бар. Һөҗүм өчен җаваплылыкны әлегә беркем дә үз өстенә алмады. Әмма хакимият бу Кашмирның Һиндстаннан аерылуы өчен көрәшүче мөселман сугышчылары эше булырга мөмкин, дип исәмли.

1980 еллар ахырыннан бирле дәвам итүче бу низагъта Һиндстан күрше Пакстанны бәйсезлек тарафдарларына ярдәм итеп килүдә гаепли. Пакстан бу гаепләүләрне кире кага.
XS
SM
MD
LG