Accessibility links

Кайнар хәбәр

Багдадта өч шартлауда 12 кеше һәлак булды


Гыйрак башкаласы Багдад үзәгендә булган берничә шартлаудан кимендә 12 кеше һәлак булды, 30-лап кеше яраланды.

Гыйрак рәсмиләре әйтүенчә, пәнҗешәмбе юстиция министрлыгы һәм башка хакимият биналары янында өч шартлау булган. Бу шартлаулар бергә оештырылган дип шикләнелә.

Юстиция министлыгы бинасы янындагы шартлаудан соң кораллы сугышчылар бинага бәреп керергә маташкан.

Һөҗүмнәр өчен җаваплылыкны үз өстенә алучылар әлегә юк.

Бу һөҗүмәр Гыйракка АКШ җитәкчелегендәге халыкара көчләр бәреп керүнең ун еллыгы якынлашкан һәм Гыйракта шыгый хакимият белән сөнни азчылык арасында киеренкелек арта барган чорга туры килә.
XS
SM
MD
LG