Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кабулда сигез тонналы зур бомба тотылган


Әфганстан күзләү хезмәте Кабулда иминлек хезмәтенең сигез тонналы бомбаны зарарсызландырганлыгын белдерә.

Күзләү хезмәте дәлилләр китерми генә бу бомба белән һөҗүмне әл-Каидәгә бәйле Һаккани төркеме һәм Пакстандагы Талибан җитәкчелеге әзерләгән, дип белдерә.

Күзләү хезмәте сүзчесе Шәфигулла Таһири әйтүенчә, йөк машинасындагы бу бомба шушы атнада Кабулның көнчыгышында тотылган. Бу бомба шартлаган очракта тирә ягында бер ярым чакрым ераклыкта һәммә нәрсәне җимерә алырлык көчкә ия, диелә.

Иминлек көчләренең һөҗүм әзерләүдә катнашкан биш кешене үтерүе, ике кешене кулга алуы хәбәр ителә.

Бер атна чамасы элек Кабулда саклану министрлыгы бинасы янында интихарчы бомба шартлаткан иде. Якында гына НАТО корылмасында АКШ саклану министры Чак Һэйгел булган вакытта шартлаган ул бомба сигез кешене үтерде.
XS
SM
MD
LG