Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Мәккә әмиренә татарчага тәрҗемә ителгән шигырьләр бүләк итте


Согуд Гарәбстанына сәфәре кысыларында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Мәккә вилаяте әмире Хәлед әл-Фәйсал ибн Габдл Әзиз белән очрашты. Очрашу Җиддәдә барган халыкара икътисади форум вакытында оештырылды.

Татарстан президенты әмиргә аларның сәфәрен һәм Мәккәдә кече хаҗ гыйбәдәтен үтәүне оештыру өчен рәхмәтен белдерде.

Хәлед әл-Фәйсал ибн Габдл Әзиз шигырләр яза. Миңнеханов аның татарчага тәрҗемә ителгән җыентыкның беренчесен үзенә тапшырды һәм Хәлед әл-Фәйсалны Казанга килеп үз шигырьләренең татарчага тәрҗемә итү уңаеннан китап туендә катнашырга чакырды.
XS
SM
MD
LG