Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия хөкүмәте оппозицияне химик корал куллануда гаепләде


Сүрия хөкүмәте президент Бәшәр Әсадка каршы торган гысьянчыларны химик корал куллануда гаепли. Бүген дәүләт массакүләм мәгълүмат чаралары Алеппога гысьянчылар тарафыннан оештырылган ракета һөҗүмендә химик матдәләр булуын хәбәр итте. Алар шулай ук тыныч халык арасыннан 15 кешенең үлүен әйтә. Химик корал куллануда Димәшк оппозиционерларны беренче тапкыр гаепләде.

Бүген Истанбулда Сүрия оппозициясе берләшмәсе, Сүрия милли коалициясе очрашуында Әсадка каршы көрәшүчеләр контролендә булган Сүрия районнары хөкүмәте җитәкчесе итеп Хәссән Хитто сайланды. Барлык гысьянчыларның Хитто министрларының вәкаләтләрен тану-танымавы билгесез.
XS
SM
MD
LG