Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кемеровода шахтаны су басып бер кеше һәлак булды


Кемерово өлкәсендә шахтада булган фаҗигадән соң җир астыннан 48 яшьлек эшченең мәете чыгарылды. "Осинниковская" шахтасында булган 143 кешенең 139 коткарылган. Тагын өч шахтерны эзләү дәвам итә.

Кемерово өлкәсенең тикшерү комитеты хәбәр итүенчә, 26 мартта шахтаның күмер табу эшләре тәмамланган өлешләреннән су җибәрү вакытында су ташкыны эш әле дәвам иткән җирләргә бәреп кереп бөтен шахтаны су баскан.
XS
SM
MD
LG