Бүген Мәскәү мәхкәмәсе Дубровка эшен карады һәм тотыкларны азат итү операциясенә җитәкчелек иткәннәргә җинаять эше ачмауны хуплады. Тикшерүче җинаять эше ачудан баш тарткан иде. Мәхкәмә аның карары хак дип белдерде.
Әлеге утырышта адвокат Игорь Труновның шикаяте кире кагылды. Ул Дубровкада махсус опреация үткәргәндә зыян күргәннәрне һәм һәлак булганнарның туганнарының хокукларын яклый.
Мәскәү мәхкәмәсенә кадәр Трунов бу эшне караган Лефортов мәхкәмәсе карарын кире кагуга ирешкән иде инде. Адвокат Мәскәү мәхкәмәсе утырышыннан соң үзенең Европа Шурасына шикаять итеп Дубровкада тотыклар үлеме сәбәпләрен тикшерүдә баш тарткан өчен Русиягә чикләүләр кертүне таләп итәчәген белдерде.
2002 елның көзендә Дубровка театр үзәгендә тоткыларны азат итү өчен оештырылган махсус операциядә 130 кеше, шул исәптән 10 бала да һәлак булды. Күпләр газ кулланылганга операциядән соң үлде. Кеше өчен куркыныч бу газның нинди булуы әлегә кадәр сер булып саклана.