Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Зәки Зәйнуллинга җинаять эше ачылуга протест чарасы була


Зәки Зәйнуллин
Зәки Зәйнуллин
Казанда 5 апрель көнне 11 сәгатьтә Бауман урамында техник фәннәр докторы, пенсиядәге полковник, җәмәгать эшлеклесе, язучы Зәки Зәйнуллинга карата ачылган җинаять эшенә проест белдереп пикет узачак. Бу чараны татар иҗтимагый үзәге оештыра.

Татар җәмәгатьчелеге Татарстан прокуроры Кафил Әмировка мөрәҗәгать тә юллады һәм җинаять эшен туктатуны сорады. Мөрәҗәгатьтә "Без Зәки Зәйнуллинның Русиядәге социаль-икътисади вәзгыять анализланган "Русия татар күзлегеннән" дигән мәкаләсен игътибар белән укып чыктык. Әйе, текстта бәхәсләшерлек фикерләр, күңелгә хуш килмәгән бәяләмәләр дә күп. Бу авторның шәхси үз фикере, Русия конституциясенең 29-нчы маддәсе аларны белдерергә хокук бирә", диелә.

Тикшерү комитеты Зәйнуллинга җинаять эшен Русия җинаять кодексындагы 282-нче маддәнең беренче бүлеге нигезендә ачты. "Тексттан берничә фразаны гына алырга һәм алар "кеше йә булмаса бер төркемне түбәнсетә" дип карарга була. Абзацны тулысынча укысаң, моның алай түгел икәнлеген аңлыйсың", диелә җәмәгатьчелек мөрәҗәгатендә.

Зәйнуллин үзенә карата барган эзәрлекләүләр сәбәпле Татарстан баш прокурорына протест язган иде инде. Зәйнуллин үзенең дөреслеген раслау өчен ахыргача көрәшәчәген дә белдерде.
XS
SM
MD
LG