Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда 12 мәктәптә акча җыю шикаять ителгән


Казан хокук яклау үзәгенә республикада 12 мәктәптә ата-аналардан акча җыюлары турында шикаять килгән. "Казандагы бер мәктәпкә баласын 1-нче сыйныфка алу өчен 100 мең сум сораганнар, бер мәктәптә укытучыларга бүләккә һәм ресторанга 3 мең сум җыялар дип хәбәр итте ата-аналар", дип белдерә үзәк.

Үзәк ачкан "Кайнар элемтә"гә Казан, Яшел Үзән, Түбән Кама, Саба, Балык Бистәсе районнарындагы кайбер мәктәпләрне атап 15 кеше шалтыраткан.

Күпчелек очракта алар 9-нчы сыйныфларда Дәүләт нәтиҗә аттестациясе (ГИА -Государственная итоговая аттестация) алдыннан була торган сынап карау имтиханнары өчен акча сораулары турында хәбәр иткән. Ата-аналар сүзләренчә, математика һәм рус теленнән имтиханга 500-әр сум акча сораганнар.

"Сак, җыештыру, төзекләндерү өчен мәктәп казнасына акча җыю да шул килеш калган. Моның өчен 500 сумнан алып 1000 сумга кадәр җыялар", дип белдерә үзәк җитәкчесе Игорь Шолохов.

"Кайнар элемтә" (телефоннары: (843) 2-77-03-86, 2-78-87-10) тагын ике көн дәвам итәчәк. Аннан соң тупланган мәгълүмат тикшерү өчен мәгариф һәм фән министрлыгына җибәреләчәк.
XS
SM
MD
LG