Accessibility links

Евкуров Казанда ватандашлары белән очрашты

Ингуш республикасы башлыгы Юныс-Бәк Евкуров Татарстанга сәфәре кысаларында 3 апрельдә Казанда яшәүче ватандашлары белән очрашты. Кунак Казанга Татарстанның социаль-икътисади үсеш тәҗрибәсен өйрәнү максаты белән килгән. “Без Татарстанны куып тотар өчен барысын да эшләрбез, әмма узып китәргә җыенмыйбыз, – диде ул очрашу барышында. – Рухы, иманы, менталитеты белән, һәм җәмгыятьтә конфессияләр арасында барган процесслар бенлән Русиянең башка төбәкләре арасында безгә иң якыны – Татарстан”. Очрашуга килгән яшьләргә мөрәҗәгать итеп, Евкуров: “Сез үз исемегез өчен генә тугел, Ингуш республикасы һәм бөтен ингуш халкы өчен дә җавап бирәсез”, - дип белдерде. Ул шулай ук Татарстанда яшәүче ингушларга тиздән үз телләрендә тәүлек әйләнәсендә эшли торган телеканал ачылачагын вәгъдә итте. Ингуш республикасының Татарстандагы вәкиллегенән Евкуровка 20 ноутбук алырлык сертификат тапшырдылар. Евкуров үз чиратында Ингуш республикасында мәктәп укучылары арасында татар халкының тарихына багышланган викторина уздырырга күрсәтмә бирде. Ноутбуклар нәкъ менә шул бәйгедә җиңүчеләргә тапшырылачак.

XS
SM
MD
LG