Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Булгария" эшен Казанның Мәскәү районы мәхкәмәсе караячак


Якыннарын югалтканнар истәлек ташы янында
Якыннарын югалтканнар истәлек ташы янында
Татарстан югары мәхкәмәсе "Булгария" фаҗигасе эшен Казанның Мәскәү районы мәхкәмәсенә тапшырды. Бу мәхкәмә беренчел тыңлаулар вакытын билгеләячәк.

Көймә 2011 елның 10 июлендә Идел елгасында батты. 122 кеше батып үлде, шуның эченнән 10-сы балалар иде. "Булгария"дә барлыгы 201 кеше булган.

Җинаять эшен тикшерүгә 200-дән артык зыян күрүче һәм 150 шаһит җәлеп ителгән.

"Булгария" эше фаҗига булган урын - Кама Тамагы районы мәхкәмәсендә карала башлаган иде. Әмма зыян күрүчеләрнең күпчелеге Казанда яшәгәнгә эшне башкалага күчерергә карар кылынды.
XS
SM
MD
LG