Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә төрмә системасын үзгәртү әзерләнә


Русия җитәкчелеге Федераль җинаять җәзасы үтәтү хезмәтенең (ФСИН) яңа реформасын әзерләүгә керешәчәк. 2009 елда башланган һәм җинаять җәзасы үтәтүне мәрхәмәтле итү дип белдерелгән реформа барып чыкмаган. Бу хакта "Известия" газеты яза.

Кеше хокуклары вәкиле Владимир Лукин реформаның яңа концепциясен эшләү өчен төркем булдыру тәкъдиме белән чыккан. Яңа реформа нечкәлеклеләре ФСИН, юстиция министрлыгы, Баш прокуратура һәм хокук яклаучылар белән тикшереләчәк.

Бүген 150 меңнән артык ябылудагының хокуклары бозылган. Алар өйләреннән ерак булган ябылу урыннарына җибәрелгән. Бу хәл социаль кыенлыклар һәм гаиләнең таркалуына да китергән. Газет шулай ук хәзер төрмәләрдә бик озак утырганнар белән әле яңа гына хөкем ителгәннәр дә бер үк хәлдә дип белдерә.
XS
SM
MD
LG