Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Коръәнне мыскыллаучы эше мәхкәмәгә тапшырыла


Казанда мөселманнарны мыскыллауда гаепләнүче бер кешегә карата тикшерү эшләре тәмамланган.

“Нәфрәт яки дошманлык уяту һәм кешелек абруена тап төшерү” маддәсе нигезендә гаепләнүче 29 яшьлек ул кеше мәхкәмәгә кадәр өй сагы астында тотыла.

Тикшерү комитетының матбугат вәкиле әйтүенчә, ул кеше 2 февральдә интернеттагы социаль челтәргә кыяфәте бозылган Коръән сурәтен чыгарга булган. Шулай ук аның интернетта узган ел ахырыннан башлап бер расаның башкалардан өстен булуын сурәтләүче видеоязма тарата башлаганлыгы да әйтелә.

Гаепләнүче үз гаебен танудан баш тарта. Тиздән аны хөкем итү эше башланачак.
XS
SM
MD
LG