Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанга Төркия каратэчылары килде


Казанга Төркия каратэчылары килде
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:23 0:00

Казанга Төркия каратэчылары килде

13-14 апрель көннәрендә Казанның “Ак Барс” көрәш сараенда Русиякүләм каратэ ярышлары үтәчәк. Анда Русиянең 22 төбәгенннән 500дән артык спортчы белән беррәттән Төркия җыелма такымы кызлары да чыгыш ясаячак.

Тумышы белән Казаннан булган Төркия каратэ федерациясе хөкемдары Айгөл Кәләш Төркия каратэ такымының Татарстанга чыгыш ясарга килүенең төп максаты - ике ил арасында дуслык җепләрен ныгыту икэнен әйтте.

“Төркиянең каратэ буенча җыелма такымы дөньяда бер маркасы булган такым. Төркия халкы Татарстанда да көчле каратэ спортчыларының булуын белергә тиеш. Ике ил спортта гына түгел башка өлкәләрдә дә хезмәттәшлекне ныгытырга тиеш. Безнең монда килүебез үзебезчә шушы хезмәттәшлеккә бер адым булып тора”, дип белдерде ул.

Төркия җыелма такымын 11 апрельдә Төркия республикасының Казандагы баш консулы Сабри Тунч Ангылы кабул итте.
XS
SM
MD
LG