Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшерү комитеты Навальныйга каршы эштә сәясәт булуын таный


Владимир Маркин
Владимир Маркин
Русиянең тикшерү комитеты вәкиле Владимир Маркин оппозиция җитәкчесе Алексей Навальныйга каршы җинаять эшенең аның хөкүмәткә каршы актив эшчәнлек алып баруы аркасында федераль дәрәҗәгә күтәрелүен таныды.

Навальный Киров өлкәсендә губернатор ярдәмчесе булып эшләгән вакытта урман сатудан 16 миллион сум үзләштерүдә гаепләнә. Маркин “Известия” газетына интервьюда мондый гади эшләр гадәттә түбән дәрәҗәдә генә карала, әмма Навальный хакимиятне үчекләве белән Тикшерү комитетының игътибарын җәлеп итте һәм бу эш югарыга тапшырылды, диде.

Моңарчы тикшерүчеләр Навальныйга карата эштә сәясәтнең катнашы булуын кире кагып килде.

Навальный узган атнада телевизион интервьюда киләчәк президент сайлавында намзәт буларак катнашырга җыенуын белдергән иде.
XS
SM
MD
LG