Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вашингтон һәм Пекин Корея ярымутравын атом коралыннан арындырырга килеште


Кушма Штатлар белән Кытай Корея ярымутравын атом коралыннан арындыру турында килеште.

Бу килешүгә АКШ дәүләт секретаре Джон Керриның Пекин сәфәре барышында ирешелде.

Керриның Ерак Көнчыгыш илләре сәфәренең төп темасы -- Төньяк Кореяның атом коралы омтылышларын авызлыклау. Кичә ул Сеулда Көньяк Корея җитәкчелеге белән сөйләшүләр үткәрде.

Соңгы атналарда Пхеньян башка илләргә атом һөҗүме ясау белән янап килә.
XS
SM
MD
LG