Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйрактагы һөҗүмнәрдә 23 кеше һәлак булды


Бүген Гыйракның төрле шәһәрләрендә булган шартлаулар һәм һөҗүмнәрдә кимендә 23 кеше һәлак булды, 200-ләп кеше яраланды.

Полиция әйтүенчә, дүшәмбе көнне бомбалар башкала Багдадта һәм Фәллүҗә, Киркүк, Һилла кебек башка шәһәрләрдә шартлаган.

Кичә Гыйракта булган һөҗүмнәрдә кимендә 10 кеше, шул исәптән тиздән булачак сайлауларда катнашучы сөнни намзәт үтерелде. Гыйракта инде барлыгы 14 намзәт үтерелде.

20 апрельдә үтәчәк сайлауларда Гыйрак халык җирле шураларны сайлый. Анда барлыгы 450 урынга сайлану өчен сигез меңнән артык намзәт катнаша.
XS
SM
MD
LG