Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киров мәхкәмәсе Навальный эшен карауны кичектерде


Алексей Навальный Кировта мәхкәмә утырышы кичектерелгәч журналистлар белән сөйләшә
Алексей Навальный Кировта мәхкәмә утырышы кичектерелгәч журналистлар белән сөйләшә
Киров шәһәренең Ленин районы мәхкәмәсе оппозиция җитәкчесе Алексей Навальный белән урман ширкәте мөдире Петр Офицеровка карата “Кировлес” җинаять эше нигезендә мәхкәмә утырышын 24 апрельгә кичектерде.

Хөкемдар бу эшкә яңа адвокат керешү сәбәпле аңа җинаять эше материаллары белән танышу өчен өстәмә вакыт кирәк булачак, диде.

Шулай итеп мәхкәмә гаепләнүчеләр ягының хөкем эшен кичектерү үтенечен канәгатьләндерде.

Навальный 2009 елда Киров өлкәсендә губернатор ярдәмчесе булып эшләгәндә канунсыз рәвештә урман сатудан 16 миллион сум үзләштерүдә катнашуда гаепләнә.

Аңа 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы яный.
XS
SM
MD
LG