"Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин сүзләренчә, бу көннәрдә аларның шикаятенә җавап килгән һәм анда бу хатның Казанның Вахитов районына җибәрелгәне әйтелә. Хатта әлеге хәлне төптән тикшерүгә йөкләмә бирелүе язылган.
Билгеле булганча, март азагында Казанның үзәк стадионында “Рубин” белән “Локомотив” футбол такымы уены алдыннан “Голос” тапшыруында икенче урынны алган Эльмира Кәлимуллина башта Русия, ә аннары Татарстан гимнының татарчасын башкарган иде.
Русия гимны яңгыраганда барысы да рухланып тыңлады, ә күптән түгел кабул ителгән Татарстан гимнының татарчасы яңгырый башлагач “Локомотив” җанатарлары бүлегендә утыручылар протест белдереп бар көчкә сызгыра башлады.
“Бу татар телен кимсетү булып тора һәм бу гамәлләрдә без милләтара низаг тудыруны күрәбез, шул сәбәпле “Локомотив”ны штрафка тарту, җинаять эше ачу кирәк дип саныйбыз”, диде Нәбиуллин.