Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ингушетия парламенты республика башлыгын сайлауга каршы тавыш бирде


Апрель башында Ингушетия башлыгы Юныс-бәк Евкуров Казанда булып китте
Апрель башында Ингушетия башлыгы Юныс-бәк Евкуров Казанда булып китте
Ингушетия Дәүләт җыелышы депутатлары республика башлыгын сайлауны гамәлдән чыгару турындагы канун өлгесен беренче укылышта хуплады. 25 депутатның берсе генә канун өлгесенә каршы тавыш бирде.

Каршы тавыш биргән "Правое дело" депутаты Әхмәд Белхароев бу канунның Русия конституциясе, халыкара кануннарга каршы булуы һәм Ингушетия халкының хокукларын бозуын белдерде.

Узган атнада шундый ук канунны Дагыстан парламенты кабул итте.

Хәзерге Ингушетия башлыгы Юныс-бәк Евкуровның вәкәләтләре октябрь аенда тәмамлана.
XS
SM
MD
LG