Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дагыстанның авар авылында террорга каршы операция бара


Дагыстанның Гуниб районы манзарасы
Дагыстанның Гуниб районы манзарасы
Дагыстанның Гуниб районы Согратль авылында бүген иртән террорга каршы операция игълан ителде. Андагы бер йортта коралланган сугышчылар качкан, дип фаразлана.

Төштән соң сугышчылар иминлек көчләренә ут ачты, аларга каршы һөҗүм башланды, дип хәбәр ителә. Тотык итеп алынган ике хатын-кыз һәм ике айлык бала коткарылган.

Республика штабында авылда канунсыз хәрби төркемнәргә каршы чара бара, дип хәбәр ителде.

Согратль авылында бер меңләп хуҗалык, күпчелеге аварлар яши.
XS
SM
MD
LG