Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миасста православ мәдәниятен укырга мәҗбүр иткән директор ачлык игълан итте


Чиләбе өлкәсе Миасс шәһәренең Мелентьевка бистәсе мәктәбендә барлык балаларны православ дине нигезләрен укырга мәҗбүр итүдә гаепләнеп эшеннән алынган мәктәп мөдире Елена Чешуина ачлык игълан итте. Аның сүзләренә караганда, укытучыларның православ мәдәният дәресләрендә балаларны дини йолалар үтәүгә мәҗбүр итүләре һәм динара нәфрәт тудыруы турындагы хәбәрләр дөреслеккә туры килми.

Узган атнада Миасс шәһәре мәхкәмәсендә Мелентьевка бистәсе мәктәбе эше турында тыңлаулар узды, мәхкәмә үз карарын 7 майда чыгарачак.

Балалары беренче сыйныфка йөргән Жанна Кунгурцева белән Ольга Матвеева мәктәпне дин дәресләрен мәҗбүри укытуга шикаятьне мәхкәмәгә тапшырганнар иде. Әниләр күтәргән шау-шу нәтиҗәсендә тикшерүләр башланып мәктәп диварларында булган православ иконалар салдырылды, дин дәресе мәҗбүри програмнан алынып дәрестән соң факультатив итеп укытыла башлады.

Миасста 200 меңләп кеше яши. Шуларның 30% мөселманнар. Ислам дине дәресләре гыйбадәт йортында гына бара. Миасста мәчет юк, хәзер шәһәр читендә төзелеш бара.
XS
SM
MD
LG