Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәҗлес рәисе Мостафа Җәмилоглу Прагада Чехия тышкы эшләр министры белән очраша


Мостафа Җәмилоглу Прагада Азатлык радиосы студиясендә
Мостафа Җәмилоглу Прагада Азатлык радиосы студиясендә
Кырымтатар Милли мәҗлесе рәисе Мостафа Җәмилоглу бүген Прага килде.

"Сәфәрнең төп максаты хокук яклаучылар катнашында Кырымда зур халыкара форумны оештыруга әзерлек мәсьәләләре," диде Җәмилоглу Азатлык радиосына.

Пәнҗешәмбе көнне Мәҗлес рәисе Чехия тышкы эшләр министры Карел Шварценберг белән очрашачак.

"Украина президенты Виктор Януковичтан бу форумны уздыру турында бер конкрет җавап алынмады. Карел Шварценбергның Кырымга да килгәне бар, дәрәҗәле бер кеше, Европа Берлегендә бәйләнешләре бар, Европа Берлегенең киңәю комиссионеры Штефан Фюле белән яхшы мөнәсәбәттә.

Соңгы тапкыр Штефан Фюле белән Киевта очрашканда ул бу форумны уздыру кирәклеге һәм ярдәм итәчәге турында әйтте миңа. Ләкин аның фикеренә караганда, быел аны уздыру авыррак булачак. Быел сентябрь аенда Киевта Европа Берлегенең тышкы эшләр министрлары җыелачак. Министрлар түгәрәк өстәл янына утырып сөйләшәчәк, анда Украина вәкиле дә булачак. Шул сөйләшүдә форумны кайчан уздыру турында конкрет җавап көтәбез," диде Мостафа Җәмилоглу.

Мәҗлес рәисе өч көнлек сәфәре вакытында шулай ук Чехия парламенты депутатлары, студентлар белән очрашачак, сәяхәтчеләр клубында кырымтатарларына багышланган очрашуда катнашачак.
XS
SM
MD
LG