Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Чернобыльгә барган Татарстан кешеләре искә алынды


Казанның Ямашев урамында Чернобыль һәлакәтен бетерүчеләргә куелган һәйкәл янында бүген атом электр станциясендә казаның 27 еллыгы уңаеннан урам җыены узды.

Җыенда олылар, яшьләр һәм балалар катнашты, фаҗига турында язылган шигырьләр яңгырады.

Истәлек ташында 3588 кешенең исеме бар. Аларның 2246 Татарстанда, шуларның 695 Казанда яши.

1986 елның 26 апрелендә Чернобыль атом электр станциясендә шартлау булып 190 тон атом матдәсе 160 км2 һавага таралды. Нәтиҗәдә Украинаның төньягы, Русиянең көнбатышы, Беларустагы 19 өлкә, 5908 шәһәр һәм авыл, 4 млн 430 мең кешегә зыян килде.
XS
SM
MD
LG