Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Русские" милләтче хәрәкәтен прокуратура тикшерә


Мәскәүдә "Русские" милләтче хәрәкәтен тикшерү башланды. Оешманың җитәкчесе Дмитрий Дёмушкин журналистларга прокуратура өч көн эчендә 2011-2013 еллардагы эшчәнлек турында документларны, низамнәмә, символика, акча чыгынаклары һәм әгъзалары турында мәгълүмат сорады, дип белдерде.

Хәрәкәт җитәкчесе бу документларны өч көн эчендә җыеп өлгермиячәген һәм оешманың ябылачагын фаразлавын әйтте.

Үтәмилләтчеләр “Русский марш” йөрешен уздыручылар буларак билгеле.

2011 елда Мәскәү тикшерү идарәсе Дмитрий Демушкинга җинаять эше ачты. Ул милләтара нәфрәт һәм күрәалмаучанлык тудыру маддәсе нигезендә тикшерелде.

Моңа Демушкинның мәгълүмат агентлыкларның берсенә биргән әңгәмәсе сәбәп булган иде. Тикшерүчеләр фикеренчә, ул анда урыс милләтенең өстенлеген танырга һәм бәрелешләргә чыгарга чакырган.
XS
SM
MD
LG