Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов вокзал һәм һава аланы арасындагы юлны карады


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов тимер юл вокзалы һәм "Казан" һава аланы арасындагы юлда йөрде.

Ике арада салынган тимер юлда төзелеш эшләре тәмам, хәзер аның аша өстән үтәчәк машина юлларын салалар. Миңнеханов юл кырыйларын тәртипкә салырга боерды.

Әлеге юлның "Казан" һава аланындагы терминалы әзер, поездлар май азагында йөри башлаячак дип белдерелә. Тимер юл вокзалыннан һава аланына һәр сәгать саен "Аэроэксперсс" йөреп торачак.

Президент үзгәртеп корылучы беренче терминалны карады. Ул хәзерге вакытта кулланылмаучы диспетчер манарсында кафе һәм күзәтү мәйданчыгы ясарга кушты.

XS
SM
MD
LG