Accessibility links

"Сазлык мәйданы эше" белән тагын бер кеше тоткарланды


"Сазлык мәйданы эше" белән оппозициядәге координация шурасы әгъзасы Алексей Гаскаров тоткарланган. Лента.ру хәбәр итүенчә, бу хакта Twitter-да "Агора" хокук яклау оешмасы юристы Илнур Шәрәпов язган.

Шәрәпов сүзләренчә, "ниндидер яшерен шаһит" Гаскаровны 2012 елның маенда Мәскәүдә Сазлык мәйданында янәсе тәртипсезлекләрдә катнашучы буларак танырга тиеш.

Гаскаров "Антифа" хәрәкәте активисты буларак билгеле. Әлегә "Сазлык мәйданы эше"ндә ике гаепләү карары чыгарылды. Максим Лузянин полиция хезмәткәрен кыйнауда гаепләнеп дүрт ярым елга, Константин Лебедев тәртипсезлекләр оештыруда гаепләнеп ике ярым елга ирекләреннән мәхрүм ителде.
XS
SM
MD
LG