Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Бәхетле» Универсиадага хәләл супермаркет ачачак


2013 елны “Бәхетле” ширкәте Казанда “хәләл” супермаркетын ачачак. Ул универсиадага ачылырга тиеш. Ширкәттә әйтүләренчә, бу килгән кунакларның Татарстандагы кибетләрнең төрлелеге белән сокландыру өчен эшләнә.

Хәләл супермаркетын булдыру өчен чыгымнар күбрәк тотылачак, чөнки хәләл ризыклар җитештерү үзенчәлекле өлкә һәм хезмәткәрләрне дә шуны истә тотып эшкә алу кирәк булачак.

Ansar.ru хәбәр итүенчә, анда ширкәт үзе җитештергән азык-төлектән тыш, ислам шартларына туры китерелгән көндәлек кирәк яракларны да сатачак.
XS
SM
MD
LG